Шуннан һәр төрле җимешләр белән туклан һәм түбәнчелек белән Раббыңның юлыннан йөре!». Аларның эчләреннән кешеләргә шифалы булган төрле эчемлек чыга. Чынлап та, монда фикер йөрткән кешеләргә аять».
(«Ән-Нәхл » ( Бал корты ) сүрәсе, 68 ,69 аятьләрдән).
Коръән- Кәримдәге «Бал корты» сүрәсен укыган чакта күңелдә һәрвакыт зур канәгатьләнү кичерми калмыйсың. Бал кортларының һәрчакта да бары тик Раббыбыз кушкан юлдан йөрүләре, кешеләргә искиткеч файдалы җан ияләре булулары чиксез сокландыра. Бу кечкенә җан ияләре кешеләргә һәрвакыт тик файда гына китерә. Шуның өчен дә аларны бик сакларга, изге эшләрендә ярдәмләшергә кирәк. Бу язмаларымда нигездә әнә шулар турында әйтергә телим.
Без балның файдалы һәм татлы ризык, хәзерге чорда аның аеруча кирәкле икәнлеге хакында ишетеп тә, гәзит - журналлардан, китаплардан укып та беләбез. Корт агуы медицинада да киң кулланыш тапты. Нерв системасын савыктыруга һәм буыннарны дәвалауга яхшы булышлык итә, диләр. Балның минераль тозларга байлыгы, кешеләрне тынычландыру көченә ия булуы турында һәм микробларны үтерә алуы билгеле. Ул канны тазарта, склероздан дәвалый. Җылы су белән эчкәндә эч китүне бетерә, кайнатылган сөткә бал кушып эчсәң, салкын тигәнне дәвалый. Шулай ук хәтер һәм акыл эшчәнлеген яхшыртуы күпләргә таныш. Балның кеше сәламәтлеген аякка бастырудагы файдасы күпләргә билгеле. Автор үзе дә авырган чакларында монда язылган рецептларны кулланып, дәваланганы бар. Кайнаган сөткә бал кушып эчкәндә тамак авыртуы сәламәтләнә. Йоклый алмыйча җәфаланганда тел астына бер чәй калагы бал салып ятканда, бал эреп беткәнче тынычланып йоклаганы, сарымсак яки суганны ваклап, бал кушып ашаганда ютәленең йомшарганы бар. Бал ваграк яраларны төзәтә, күз алмасына аз гына салганда күрүне яхшырта.
«... Пәйгамбәребез үзе безгә бал ашарга кушкан. Корт балын кулланучылар (ашаучылар) булган өйләрдә яшәүчеләр өчен фәрештәләр гафу сорыйлар. Әгәр кешеләр бал ашаса, аларның ашказанына меңләгән дару керә һәм миллионлаган чирләр аннан чыга. Вафат булганнар эчендә бал була калса, аңа ут тимәс (ягъни ул тәмугта янмаячак). Пәйгамбәребез үзе ашау алдыннан бал салынган су эчкән.
Бал азык, эчемлекләрнең эчемлеге, даруларның да даруы булып исәпләнә. Аны аппетитны ачу, ашказаны эшчәнлегенә профилактика ясау һәм флегмаларны чыгару, шулай ук иткә консервантлар әзерләү, чәчкә кондиционер, күзләргә бальзам, авыз чайкатырга средство ясау һ.б. өчен файдаланалар. Монда аның барлык ысуллары да санап бетелми әле. Балның иң яхшысы яз, аннан җәй айларында җыелганы » .
(Суфийское целительство , 81 бит).
Умартачылар остазы, танылган журналист һәм язучы Әгъдәл Низаевның "Бал кортлары - безнең дусларыбыз" китабыннан алынды.