«Килен – кыз, каенана әни түгел», – ди халык. Килен белән каенанага ничек уртак тел табарга? Казанда яшәүче Йосыф хәзрәт Дәүләтшиннан файдалы киңәшләр.
- Беренче чиратта, олы кеше ул зирәк һәм акыллы булырга тиеш. Ул тормышны күргән инде. Яшь киленнән нәрсәдер өмет иткәнче, иң беренче алар үрнәк күрсәтергә тиешләр. Киленне кимсетергә, аны икенче сортлы кеше итеп карарга ярамый.
Килен – чегән арбасыннан төшеп калган кыз түгел. Ул киленне зурлап барып сораганнар, килен бит үзе килмәгән. «Сезнең улыгыз бигрәк матур, бигрәк бай, әйдәгез, мине алыгыз әле», – дип килмәгән бит.
Мин никахларда бу мәсьәләгә бик каты игътибар итә башладым. Һәр никахта, мәҗлесне туктатып, исән-сау булса, кызның әтисенә төртеп күрсәтеп, егеткә сорау бирәм: «Бу әти кеше кызын җитәкләп синең өеңә килдеме? Әллә син бардыңмы?» – дим. Егет: «Мин бардым», – ди. Ул әти-әнисе белән кызның йортына бара һәм әйтә: «Хөрмәтле әти-әни, сезнең кызыгыз минем күңелемә бик ятты. Мин – ышанычлы егет, сез миңа кызыгызны бирегез», – ди. Никахта «шулай булдымы?» дип сорыйм.
«Алар, сиңа ышанып, яраткан кызларын бирделәрме? Бирделәр. Алдыңмы? Алдың. Әйдә, ышанычларын акла», – дим. Тормышта нинди генә хәл булмасын, яшь киленнәр ничек кенә киреләнмәсен, монда килешү ата белән егет арасында. Никах ул егет белән кыз арасында гына түгел. Гашыйк булдылар да, гаилә кордылар гына түгел. Егет әти-әни белән килешә, кызыгызны алам, ди. «Синең шулай егерме ел кыз үстергәнең бармы әле?» – дим. «Юк», – ди. «Үстер, аннары соң белерсең», – дим.
Килен – кемнеңдер кызы. Әгәр син үз кызыңны хөрмәт итүләрен теләсәң, кеше кызын да хөрмәт ит. Ул газиз әти-әнисенең куеныннан чыгып, синең улыңның кул астына керде, синең гаиләңә килде. Шуңа күрә аны кимсетергә, аңа кеше баласы дип карарга ярамый. Аңа үз балаңа күрсәткән хөрмәтне күрсәтергә кирәк. Әле күбрәк тә күрсәт. Чөнки үз балаң – ул үз балаң.
Тулырак язма монда.