Барлык яңалыклар

Балаларның җәйге ялын хәстәрләп

БР Мөслимәләр берлегенең Кушнаренко бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гаделовадан бик матур эчтәлекле хат кабул иттек.

Балаларның җәйге ялын хәстәрләп
Балаларның җәйге ялын хәстәрләп

Елдагыча Кушнарен авылындагы Мәхәллә мәчете 8 июльдә балаларны җәйге ялга җыйды. 

Көн тәртибе буенча биредә яллары инструктаж, физик күнегүләрдән башланып китте. Көненә ике иман дәресе үтте. Темалар тәрбия эше буенча, әдәп-әхлакка кагылды. Дәрес арасында гимнастикалар ясау оештырылды. Спорт уеннары уйнадык, бергәләп өйлә намазы укыдык.

Кызыклы конкурслар, викториналар да үткәрдек. Әйтергә кирәк, мәчетебезнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Әхмәтҗанов заманча дәрес үткәрү буенча барлык шартларны булдырган, электрон такта, проектор белән ноутбук, уку кирәк-яраклары бар. Мәдрәсәбез төзелеп беткән, укытырга бөтен мөмкинлекләр ачык, Иншаллаһ.

Районыбызда динебезнең алга китүен теләп безнең бу эшебездә ярдәм кулы сузучы гаиләләр дә бар. Мисалга, Калтай авылында яшәүче Флүр әфәнде һәм Зөһрә ханым Муллаяновларны алырга була. Менә өченче ел инде шәкертләребезне кунак иттеләр. Бик кызыклы программа булды. Бигрәктә зоопаркта Солтан исемле арыслан кырыннан китәселәре килмәде шәкертләрнең. Солтанның су коенганын карадык.

Балаларның җәйге ялын оештыру эшен Башкортстан мөслимәләр берлегенең Кушнарен бүлеге җитәкчесе Рәсимә Зөфәр кызы Гаделова, остаз-мөгаллимәләр Арюзә Әмирҗан кызы Галәветдинова, Алсу Әдис кызы Әхмәдуллина алып бардылар.

Балаларның җәйге ялын хәстәрләп
Балаларның җәйге ялын хәстәрләп
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: