Татарстанда танылган хөрмәтле абыстай, күп еллар дәвамында дин сабаклары укыткан мөгаллимә Сәйдә Аппакова тоташ 3-4 сәгать буе вәгазь сөйли ала. Интертатка биргән интервьюсында бала тәрбияләү, гаилә тормышы, әти-әнигә мөнәсәбәт хакында менә нәрсә ди ул:
– Тормышка чыкканда да, ир баламы, кыз баламы – ата-ана сүзенә колак салырга кирәк. Ата-ана беркайчан да баласына начар булсын дип теләми. Аның башыннан инде яхшы-яманы үткән, үзе ясаган ялгышларны баласы җибәрмәсен дип тырыша, өйрәтә, аңлата. Ә бала 3 яшендә тәрбия алмаган булса, 20 яшендә «мы сами знаем» була инде.
Никахлары бозылган яшь гаиләләргә барам. «Кызым, никахың нидән бозылды?» – дим. Иңсәсен сикертә – белми! Димәк, моңа әнисе бернәрсә дә өйрәтмәгән, бирмәгән. Күптән аерылганнардан кайберләре әйтә: «Әй абыстай, белмәдем, яшь чак, юләр чак булган. Бер ачуланышкач, кайттым да киттем. Беркем өйрәтмәде. Өч кияүгә чыктым, берсе дә беренче иремә тормый. Гомер буе шуны сагынып яшәдем», – ди. Менә шуңа балага 3 яшенә кадәр аңлатырга кирәк: «Балам, син тормышка чыгарсың. Ирең булыр. Кайнатаң-кайнанаң булыр. Алар – бик хөрмәтле кешеләр. Балам, менә болай итеп бәреп кара әле (учларын бер-берсенә суга), тавыш чыга. Ә син юл куй, менә болай!» (Кара-каршы килгән учлар бер-берсенә бәрелми генә китәләр.)
Элек әбиләребез әйтә иде, «кызым, күп сөйләшмә, яхшы сәгать бар, начар сәгать бар» диләр иде. Гәрчә ирегез белән сугышып торсагыз да, «ирем яратмый» дип әйтмәгез, дип. Аллаһы Тәгалә, бу бәндәгә ире яратмавы кирәк икән, дияр ди. Бәхетсез начар сәгать шуны аңлата икән. Әлхәмдүлилләһи шөкер, мине ирем бик ярата, дип әйтергә кирәк икән. Без канәгать була белмибез.
Ир ачуланганда, хатын-кыз тыңлап тора шыпырт кына. Хатын-кыз дулаганда, ир кеше: «Әй яратам да инде шушы ачуланган вакытыңны, бигрәк матур буласың, төкерекләрең чәчелеп китә», – дип яратып көлсә, хатыны: «Синең шул булыр инде», – дип, тынычлана. Чәйнекне ешрак куярга да өстәл янына чакырырга кирәк.
Һәр кешене – ирләрне дә, хатын-кызларны да – мактарга кирәк. Ире хатынны мактаса, «Рәхмәт, ашың бигрәк тәмле булды», – дип, гәрчә ул тозлы я әчегән булса да, хатыны йөргәндә дә очып йөри башлый: ире мактады! 24 сәгать эшли, армый! Әгәр инде ире: «Син нәрсә пешерә беләсең соң, ашың тозлы булган!» – дип тотынса, хатын-кызга кислота сипкән кебек була. Ул иренә хөрмәтен әкренләп югалта.
Кеше бер тапкыр ялгыш ясамый, хата җибәрми торып, яхшысын эшли алмый. Үзем дә җибәрдем ул хаталарны. Хәзер әйтәбез, әй шушы хәзерге акылым кияүгә чыкканда булган булса, дибез.
Акыл дигәннән, шушы яшемә җитеп, яшьләрдән акыл җыйган чакларым да була. Кайбер кешегә «акыл» дигәнне бик иртә салган ул.
Бервакыт ашка баргач (мин ашка иртәрәк барам, кая, кемгә барасымны белмәгәндә – бигрәк тә), бер хатын утыра. Үзе ябык, үзе сары. «И, авырыйдыр инде, Раббым, бу балага сәламәтлек бир», – дип дога кылдым эчемнән. Хуҗа хатыны килеп утырды да сөйли, күрше килене бу, ди. Бәхетсез булды, ди.
Хуҗа хатын чыгып китте, бу яшь хатын үзе сөйләде: «Минем ирем кыйный торган булып чыкты. 5 ел торабыз, 5 елга 1 балабыз булды, 2 мәртәбә генә өйдә кундым. Мин өйгә керсәм, кыйный башлый», – ди. «Ник торасың соң ул ир белән?» – дим.
«И абыстай, аның әти-әнисе – бик яхшы кешеләр. Алар хөрмәтенә мин яшим. Әгәр мин аны ташлап китсәм, ул төрмәгә эләгәчәк, ә ата-ана өчен бала газиз бит. Ничек итеп ташлап китим мин ул карт белән карчыкны? Миңа Аллаһы Тәгалә савап бирсен», – ди.
Кочаклаштык та, икебез дә елыйбыз. Менә ул тәрбия, кем кемне тәрбияли! Менә нинди гаиләләр дә бар. Шуңа да безгә очрашырга, бер-берләребезне вәгазьләргә кирәк. Шуңа динне дә, фәнне дә өйрәтергә кирәк. Фән дөньяда яшәү өчен кирәк. Фәнне белмәсәң, динне белеп, селкенеп кенә утырыр өчен өйрәтмәгән Аллаһы Тәгалә. Кара урман эчендә кычыткан арасыннан сукмак сала ул дин. Аннан үзеннән-үзе кешенең, «миңа шул кирәк икән, өйрәним әле, Аллаһы Тәгалә шулай кушкан» дип, китап артыннан китап укырга омтылышы була.
Тулырак: Интертат