Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
26 гыйнвар , 09:20

"Әр-Рәхим" мәчетен ни көтә?

Анда төзелеш башланырмы, юкмы?

ufa.aif.ru
ufa.aif.ru

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу атнада Казахстанга эшлекле сәфәре вакытында Астананың Үзәк мәчетендә булды. Дөньяның иң зур ун мәчете исемлегенә кергән бу дин йортын 3 елда төзегәннәр.

“Без әле үзебезнең “Әр-Рәхим” мәчетен тикшерү эшен тәмамлыйбыз. Якын арада аны тышлау өчен таш сатып алу тәкъдиме белән чыгарбыз. Без бу эшне быел башлыйбыз. Шуңа башкаларныкы ничек икәнлеген кару бик кызыклы. Биредә бик бай һәм матур эшләнгән. Һәм шунысы мөһим: казах бизәкләре эшләнгән. Һәр мәчеттә үзе урнашкан территориянең эзе булырга тиеш”, – диде Радий Хәбиров.

Исегезгә төшерәбез, быел март аенда “Әр-Рәхим” мәчетенең бер манарасының гөмбәзе көчле җил аркасында җимерелде. Объектны тергезү өчен Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте Волгодонскның “Грант” инженер үзәге белән килешү төзеде. Предприятие конструкциянең өске өлешен эшләде. Һәм 18 августта мәчет манарасының гөмбәзе куелды.

Август башында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Әр-Рәхим” төзелешенең бар документларын өйрәнергә, бинаның торышына бәя бирергә һәм мәчет мәсьәләсе буенча оператив штаб төзергә кушкан иде.


 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: