Флюра Сибагатуллина Марий-Эл республикасының Татар Кетнәсе авылында туып-үскән, гомере буе бухгалтер булып эшләгән, малай белән кыз үстергән. Бүгенге көндә кулында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе дипломы бар – белемле абыстай ул. Флюра апа авыл мәчетендә дин сабаклары укыта, түбәтәйләр чигәргә өйрәтә, ашларда Коръән укый, соңгы юлга озатканда юып-кәфенләп бирә, кирәк икән – өшкерә.
– Мәктәптә укыган чак булдымы икән, биек үкчәле туфли киеп, сөт төшерергә чыгып киткәнмен. Күрше хатыны артымнан карап калган, күрәсең. Соңыннан әнигә: «Сабира, моннан нинди игелек көтәсең?» – дип әйткән. Мине тормыш көтәргә яраксыз, артык «модный» киенә, диюе булган инде.
Тормыш итәргә тормыш үзе өйрәтә икән ул. Кияүгә чыккач, ирем белән дүртәр центнерлы 4 үгез, 2 сыер, шулар янында 2-3 бозау асрый идек. 17 ел каенана белән тордым.
Ирем Вилсур бик әйбәт булды, мине теләгән җиремә җибәрде, әзергә-бәзер яшәдем, дисәм дә була. Ул – баш бухгалтер, мин аның кул астындагы бухгалтер булып эшләдем.
2003 елда, 60 яшендә ирем үлеп киткәч, нык кайгырдым. Шунда әни: «Кызым, сине намаз укырга өйрәтер идем», – диде. Әкренләп ятлый-ятлый, намаз укырга, аннан Коръәнне гарәпчә укырга өйрәндем, – дип, дингә килү тарихын сөйләп алды ул.
– Өшкерү турында да сөйләгез әле. Аның тәртибе нинди?
– Иң элек Аллаһы Тәгаләдән бу кешегә ярдәм итүен чын күңелдән сорыйбыз. Башта «Салават» укырга кирәк. Аннан «Әлхәм»не, «Аятел көрси»не, өч тапкыр «Колхуаллаху»ны, «Фәләк», «Нәс» сүрәләрен укыйбыз. Аларны берьюлы 11 тапкыр укып чыгарга кирәк. 3 дигәне 33 тапкыр укыла, дигән сүз. Барысы бергә 45 минутлап вакытны ала.
Укып бетергәч, тагын бер тапкыр: «Аллаһым, шушы догаларны кабул кыл, бу баланы шушы чирләрдән арындыр. Аллам, сиңа гына ялварам, синнән генә сорыйм», – дип ялварабыз. Без Коръән сүрәләрен генә укыйбыз, әллә нәрсә башкармыйбыз. Аллаһы Тәгалә булышканга тереләләр. Безнең эш түгел бу, Аллаһы Тәгалә эше...
– Сез өшкергәннән соң терелеп китүчеләр бармы?
– Берара 5-6 яшьлек күрше малаен бертуктаусыз хастаханәгә йөрттеләр. Күзен мелт-мелт итеп йома бу. Мин моны өшкереп карарга булдым. Беренче тапкыр өшкердем, икенче көнне тагын керделәр... Карасам, җиргә генә карап тора, күзен алай йоммый. Әнисе сизенүемә игътибар итте дә: «Бернәрсә дә әйтмә, зинһар», – ди. Бу шатлыгын кычкырып әйтергә дә курыкты. Шуннан ул малайны минем янга 3 мәртәбә алып керделәр, савыгып чыгып китте.
– Сезнең көчегез җитмәгән очраклар да буламы?
– Тагын бер олырак – 10 сыйныфта укыган малайны алып килгәннәр иде, аның да күзе тартыша, тотлыга. «Моңа көчем җитми, эченә шайтан кергән», – дидем.
- Аны каян белдегез?
– Мин укырга гына тотынам, саташтыра башлый. Үзе дә авызын ачып, үлгән кеше кебек йокыга китә. Әтисе дә кереп утыра, анысы да йоклый. Эченә кергән җене шулай каршы тора.
– Җеннәрне сез генә чыгара алмыйсызмы?
– Чыгара алмыйм, аңа азан әйтергә кирәк. Азанны хатын-кыз әйтә алмый. Азан әйтеп, аннан кешенең авызын ачтырып, шайтанга: «Чык!» – дип каты итеп боерык бирергә, аркасына каты итеп, гәүдәсе селкенеп куярлык итеп сугарга кирәк. Боларны безгә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә өйрәттеләр. Балага хатын-кыз алай суга да алмый бит.
– Җен өйдә күренсә, төрле тавышлар чыгарса, нишләргә?
– Азан куярга кирәк. Үзем магнитофонны кабызып, өйдә гел азан яңгыратам. Җеннәр азаннан дерелдәп торалар, ди. Аш укытканда азан әйттерергә дә була.
Үзегезнең җен күргәнегез бармы?
– Җен аягымны сындырды. Таш формасына килеп, юлыма чыкты ул минем. Иртәнге дүрттә, кеше күмәргә дип, марля кисәргә бара идем. Караңгы вакыт. Юлда бер ташка китереп тә бастым, аякны өзеп тә чыгарды...
Берничә көннән, ашка барганда, яңадан шул урыннан уздым. Карасам, ямь-яшел чирәм, ичмасам, бер таш кисәге дә юк! Ә теге көнне караңгыда зур-зур, ялтырап торган ак ташлар ята иде. Җеннәрнең шулай таш формасында очраулары да бар. Кеше яки карга булып та, җил сыман исеп тә китәргә мөмкиннәр. Андый җил килеп бәрелсә, комнар туздырып, кешене сукыр да калдыруы бар. Безнең янда җеннәр дә, фәрештәләр дә йөри.
– Өшкергән өчен акча бирергә кирәкме? Кайберәүләр соңыннан: «Фәлән кеше акчаны үзе сорап алды», – дип сөйли.
– Сорамыйбыз да инде, кеше акчаны үзе кыстап бирә. «Кирәкми» дигән өстенә бирәләр. Пәйгамбәрнең: «Кеше риза булып биргән сәдаканы алмасаң, үзең гөнаһлы булып каласың», – дигән хәдисе бар. Шуңа күрә чын күңелдән бирелгән сәдаканы алмыйча да ярамый
Флюра абыстай – бик якты, нурлы кеше. Өендә дә уңай энергетика хөкем сөрә, аның яныннан җан ял итеп чыкты. «Кызым – Мари-Төрек бистәсендә, улым Йошкар-Олада тора. Зур эшләрне улым кайтып эшли, өй җыештыру белән бакча эшен кызым ялт иттереп куя. 4 оныгым, 2 оныкчыгым бар. Үземә 73 яшь булды инде, Аллага шөкер», – дип озатып калды ул
Тулырак: Интертат
Фото: Лилия Заһидуллина.