Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
9 октябрь 2023, 08:56

“Ихлас”та Мәүлид бәйрәме үтте

Анда зыялылар җыелды. 

Автор фотосы.
Автор фотосы.

Башкалабызның Киров районы мөселманнар җәмгыятенең “Ихлас” мәчетендә Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиле, “Ихлас” мәчетенең имамы Альфред хәзрәт Дәүләтшин Мәүлид бәйрәме уңае белән шәһәр зыялыларнын җыйды.

Анда күренекле артистлар Идрис Газыев, Илһам Вәлиев, Зифа Нагаева, Нәзифә Кадыйрова, Гали Алтынбаев, Роберт Тимербаев, Фәридә Тимербаева, Мәхмүт Фатыйхов, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, Дамира Сәетова, шагыйрь һәм композитор Мидхәт Әбделманов, Мөхәммәт Галләм хәзрәт, “Илаһилар” ансамбле җырчылары һәм Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Йосыф Якупов катнашты.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тууына багышланган бу мәҗлестә аның бөеклеге, күркәм холкы, изге гамәлләре хакында сүз догалар һәм рухи көйләр белән бергә барды. Катнашучы сәнгать әһелләре илаһиятның иҗатка зур йогынтысы һәм шул мәңгелек чыганак белән бәйләнешне тагын да ныгыту кирәклеге хакында сөйләделәр.

Рәүф Идрисов.

Читайте нас: