Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
28 ноябрь 2022, 14:08

Даими догада булыйк!

Хөрмәтле гәзит укучы кардәшләребез!

Даими догада булыйк!
Даими догада булыйк!

Күрүегезчә, гәзитебезнең соңгы саннарында без дога кылу, аның асылы, гыйбадәтнең кыйммәте хакында сүз алып бардык, мөселман кеше өчен гыйбадәтнең никадәр зарур икәнлеген аңлатырга тырыштык. Әмма бу тема шулкадәр киң вә тирәндер, ел буена бары тик шул хакта гына язсак та, аны иңләп бетерә алмас идек. Чөнки дога — мөселманның иң мөһим, иң гүзәл, иң кирәкле гыйбадәте. Һәм бөек Раббыбыз Коръән Кәримдә: «Дога кылмасагыз, сезнең нинди әһәмиятегез бар?» — дигән сүзләрне җиткерә.

         Иман әһеле һәр эшендә, һәр гамәлендә, һәр халәтендә яралтучы Раббысы белән бәйләнештә булырга, аңа шөкерен әйтергә, ярдәм сорарга, үзенең Аңа мохтаҗлыгын белдерергә тиешле.

         Аллаһу Тәгалә колларының, ярдәм сорап, Үзенә юнәлгәнен ярата һәм моның өчен зур саваплар яза. Гаҗәп түгелмени?! Адәм баласы үзенең ихтыяҗын сорый, ә бөек Раббыбыз аның сораганыннан ялыкмый, ә киресенчә, «Миннән үзегезгә кирәкле нәрсәләрне сорагыз. Мин сезнең догаларыгызны кабул итәрмен, сораганнарыгызны бирермен»,—дип, даими догада булырга әмер итә. Ул гына да түгел, Үзенә дога белән юнәлмәгән, дога кылмаган кешеләрне: «Кем дога кылудан йөз чөереп Миңа мөрәҗәгать итмәсә, аңа ачуым көчле, газабым каты»,— дип кисәтә. Димәк, дога кылу бәндәнең иң мөһим гыйбадәтеннән санала, дога кылмаган кеше үзенең Раббысын танымаган, имансыз кеше булып чыга. Ә имансыз кеше өчен кабернең теге ягы мәңгелек газап йортына әверелә.

         Һәрбер пәйгамбәр үзенең өммәтен иманга чакырды, потлардан, ялган иләһләрдән баш тартып, бер Аллаһу Тәгаләгә генә гыйбадәт кылырга, Аннан гына ярдәм сорарга, авыр чакларда Аңа сыенырга, Аны яратырга өндәде. Аллаһның сөекле илчесе Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм Раббысына гыйбадәт кылуда иң гүзәл үрнәкне күрсәтте, һәр халәтендә, һәр гамәлендә ихласлык белән аңа юнәлде. Һәм Пәйгамбәребезнең йөзләрчә догалары меңнәрчә китаплар белән безгә килеп җитте. Шуларның иң кирәкле һәм мөһим булганнары «Мөселманның калканы» дигән җыентыкта төрле телләрдә мөселманнарга барып иреште.

         Бүген доганың әһәмияте, аның мөселман тормышындагы роле турында үзебезнең телдә дә бик күп китаплар, белешмәләр бар. Аларны файдаланып иманыбызны ныгытыйк, һәр хәлебездә изге догалардан өзелмик!

                                     Бергә булыйк!

Инде гәзит-журналларга язылуның соңгы чоры да җитеп бара. Белүегезчә, бүген күпләр, социаль челтәр белән мавыгып, көндәлек матбугат басмаларына игътибарын киметте. Шунлыктан гәзит-журналларның тиражлары көннән-көн түбәнәя. «Өмет» гәзите илебездә татар телендә чыгучы иң зур басма булып санала. Әмма без дә соңгы вакыттагы хәл-вакыйгаларның гәзиткә язылуга бик нык тәэсир итүен күрәбез. Шунлыктан «Динебез — Ислам» битен укучы дусларыбызга мөрәҗәгатебез шул: «Бергә булыйк, якыннарыбызны, туганнарыбызны, күршеләребезне бергә булырга өндик». Ә без үз чиратыбызда иманыбызны ныгыту, Аллаһка гыйбадәт кылу, чын мөселман булу, әхлагыбызны яхшырту, балаларыбызга, оныкларыбызга Ислам тәрбиясе бирү хакындагы язмаларыбызны дәвам итәчәкбез. Ин шәәәә Аллааһ!

                   «Кабул булмады» дип әйтмә

Аллаһу Тәгалә Үзенең китабында һәм сөекле пәйгамбәребез (с.г.с.) үзнең хәдисләрендә яшәешебезнең һәр халәтендә догада һәм зикердә булырга өйрәтте. Чөнки намаз уку, Коръән уку, ураза тоту кебек бу гыйбадәт тә мөселман кешегә Раббысына якынаерга, Аның сагы астында булырга, Аның ярдәменә сыенырга һәм зур савапларга ирешергә мөмкинлек бирә. «Дога — гыйбадәтнең асылы», «Дога — мөселманның калканы», «Дога — Аллаһның рәхмәтенә ачкыч» дигән хәдисләр дога гыйбадәтенең кыйммәтен аңлата, аны үзеңә даими юлдаш итәргә өнди.

         Мөселман кеше беркайчан да дога кылудан ялыкмаска, дога аркылы Раббысы белән даими бәйләнештән өзелмәскә тиеш. Бәла-казалардан саклану, авырудан савыгу, кыен хәлләрдән чыгу өчен бөек Раббысына таяну иманлы кешегә көч бирә, һәрбер эшендә уңышка ирешергә ишек ача, хыял-максатларга җитү өчен мөмкинлек бирә. Чөнки һәрнәрсәнең Хуҗасы, юктан бар Кылучысы, ярдәм сорап юнәлүчеләрне бигрәк тә яратучы Раббыбыз чиксез мәрхәмәткә ия.  Һәм Ул Үзе: «Миннән сорагыз!» — дип әмер итә. Кем генә сорап юнәлсә дә, догаларны кабул итә, ярдәм ишекләрен ача.

         Шуңа күрә дога кылганда беркайчан да «Догам кабул булмады»  дигән сүзләрне әйтмәскә, доганың, һичшиксез, кабул булачагына ышанып сорарга кирәк. Аллаһу Тәгалә ихлас күңелдән кылынган, ярдәменә сыенган һәр җан иясенең догасын кабуллыкка ирештерә. Әмма җавапның бик тиз дә, бераз соңрак та килүе мөмкин.  Яисә бу бәндәгә иң хәерле вакытта тагын да яхшырагы белән алышынуы мөмкин.

         Догаларның бер өлеше дөньяда кирәкле мохтаҗлыкларыбызга җавап рәвешендә кайтарыла. Икенче өлеше бу бәндәгә киләчәк бәла-казаларны туктата. Дога һәм сәдака бәндәгә гөнаһлары өчен җибәрелгән бәла-казаларны җиргә төшермичә, күктә кыямәт көненә кадәр көрәшеп тора. Менә нинди калкан ул мөселманның дога һәм сәдакасы!

         Кылган догаларның өченче өлеше ахирәт өчен калдырыла. Җәннәт әһеле үзенең урынын алганда бик зур бүләкләр китерелә. Аларны күргәч бу бәндә аптырап: «Болар миңа ни өчен?» — дип сорар. Фәрештәләр аңа: «Болар синең дөньяда кылынган, әмма ахирәт өчен сакланган догаларыңның әҗерләре»,— диячәк. Шундый зур нигъмәтләрне күргәч мөселман кеше чиксез гаҗәпләнеп: «И Раббым! Минем бөтен догаларым дөньяда кабул булмыйча ахирәткә калдырылган булса, никадәр яхшы булыр иде!» — дияр.

         Догаларыбыз дөньяда кабул булсын. Киләсе бәла-казаларыбызны да җиргә төшермичә, безне кайгы-хәсрәттән сакласын. Җәннәттә дә күп догаларыбызның әҗер-савапларын күрергә насыйп булсын. Дога кылудан ялыкмыйк, догадан тукталмыйк. Раббыбыз белән даими бәйләнештә булыйк.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Фото: perconcordiam.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: