Барлык яңалыклар
Демография
30 гыйнвар , 14:57

Уфа табиблары яңа туган игезәкләрне коткарган

Уфада табиблар авырлыгы бик аз булган яңа туган игезәкләрне коткарган

Уфа табиблары  яңа туган игезәкләрне коткарган
Уфа табиблары яңа туган игезәкләрне коткарган

Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә сирәк очрый торган монохориаль игезәкләр дөньяга килгән.

Гипоксия һәм кендекнең уралуы аркасында медикларга ашыгыч рәвештә кесарево операциясе үткәрергә туры килгән.

Малайлар нибары 1300 һәм 1580 грамм авырлыкта туганнар һәм мөстәкыйль сулый алмаганнар.

Аларга реанимация һәм интенсив терапия кирәк булган. 34 көн дәваланганнан соң, сабыйларны уңай динамика белән чыгарганнар.

Чыганак: Баш Бум

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас