Фәнәзия Исмәгыйль кызы гомере буе «Матрай» совхозында бозау караучы һәм сыер савучы булып эшләгән. Тормыш иптәше белән бергә ныклы гаилә һәм уңышлы шәхси ярдәмче хуҗалык төзегәннәр.
Кызганычка каршы, 2009 елда аның тормыш юлдашы Мир Ганиулла улы вафат була.
Фәнәзия Исмәгыйль кызы әлегә кадәр авылның иҗтимагый һәм мәдәни чараларында актив катнаша. Ул авылда арт-объект төзү буенча «Атайсал» проектында катнашучыларның берсе.
"Бүген ул 10 баланың яраткан әнисе һәм 22 оныкның, 5 оныкчыкның әбисе", – дип сөйли Башкортстанның Зилаир районы хакимияте башлыгы Борис Мелкоедов.
Чыганак: Баш Бум