Барлык яңалыклар
Демография
14 август , 17:47

Дүртөйле ветераннары чордашларын кунакка кабул итте

Ветераннар активыбыз – алтын фондыбыз!

Дүртөйле ветераннары чордашларын кунакка кабул итте
Дүртөйле ветераннары чордашларын кунакка кабул итте

Күптән түгел генә Дүртөйле районы ветераннар Советы ут күрше Татарстаннан үзләренең чордашларын кабул иткән, кунак иткән.

Күпләр пенсиягә чыккач йорт, бакча эшләренә, телевизорга чума, оныкларын бакчага, мәктәпкә йөртә башлый, шуның белән тормышы “түгәрәкләнә”, дип уйлый… Әмма алар бик нык ялгышалар. Бүген пенсионерлар яшьләрдән бер дә калышмыйча, рәхәтләнеп төрле түгәрәкләргә йөри, спорт белән шөгыльләнә. Өйләрендә генә бикләнеп ятмыйлар, киресенчә, бер-берсе белән аралашып, актив тормыш алып баралар.

Узган елны Илеш районы ветераннарының Татарстанның Актаныш районына кызыклы һәм мавыктыргыч сәяхәте турында “Өмет”тә репортажым басылган иде. Кунак ашы – кара-каршы, ди бит халык. Менә Актаныш районы ветераннар оешмасы вәкилләре дә Дүртөйледә булганнар. Күркәм сәфәрләре барышында алар районның һәм шәһәрнең истәлекле, ямьле урыннарында да булып өлгергәннәр. Күрше республикадан килгән өлкәннәр Дүртөйлегә соклануларын, аның ифрат заманча яшәеш-көнкүрешенә таң калуларын яшермәделәр.

"Безне Башкортстанның гүзәл төбәге Дүртөйледә кунак иткәне өчен урындагы ветераннар Советы рәисе Рамил Ваһаповка ихлас рәхмәт", – ди журналистика ветераны, Актаныш районының Ветераннар оешмасы рәисе Нурулла Нурлыев.

Әйтергә кирәк, Дүртөйле ветераннары – һәрчак хәрәкәттә, аларның көр тормыш позицияләрен, матур яшәүләрен, күңелле чараларын күреп, ишетеп хәбәрдар булып торабыз.

Дүртөйлеләр исә Актаныш ветераннар оешмасының “Мирас” ансамблен иҗади очрашуга чакырып калганнар икән.

Юлай НИЗАЕВ, Русия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы.

Дүртөйле ветераннары чордашларын кунакка кабул итте
Дүртөйле ветераннары чордашларын кунакка кабул итте
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: