+1 °С
Болытлы
Быел Башкортстанда 159 кешегә 100 яшь тулган.
Ә 80 яшьтән өлкәннәр саны – 108 мең кеше. Русия Социаль фондының республика буенча бүлеге җитәкчесе Фәнил Вәхитов әйтүенчә, соңгы елларда бездә озын гомерлеләр күбәя.
Исегезгә төшерәбез: 80 яше тулганнарның барысы да ай саен өстәмә 7500 сум ала башлый. Ул пенсиягә кушылып килә.
Бүген республикада 1 миллион 136 мең пенсионер яши. Алдагы елда 1966нчы елгы хатын-кызлар һәм 1961нче елгы ир-атлар пенсиягә чыга ала.