

Красноярскида бикле фатирына керә алмаган ир-ат коткаручыларны чакырткан. Бу хакта Baza язып чыккан.
Ир-ат коткаручыларга фатир ишегенең эчтән бикле булуын, хатыны ишекне ачмавын һәм шалтыратуларга җавап бирмәвен аңлаткан. Гаилә башлыгы сүзләренә караганда, фатирда аларның баласы елаган тавыш ишетелгән.
Белгечләр ишек биген вата башлагач, ишек ачылып киткән. Бусагада ирнең хатыны басып торган. Ул фатир тәрәзәсеннән яңа гына бер ир-атның сикерде, дип хәбәр иткән.
Фатир сигезенче катта урнашкан. Коткаручылар һәм полицейскийлар шунда ук аска төшеп йөгергән. Таныш булмаган ир-ат тәрәзәдән сикерү сәбәпле каты имгәнгән, әмма исән калган. Аны авыр хәлдә хастаханәгә илткәннәр.
Чит фатир тәрәзәсеннән егылып төшеп имгәнгән ир-ат - кем? Гаилә башлыгын шул сорау борчыйдыр, мөгаен...
Чыганак: ria.ru