Дөньяда ниләр бар?
6 Октября , 15:33

Частьны баласы өчен калдырып киткән солдатка суд булачак

Ир-атка нинди хөкем карары чыгарырлар?

title
Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Волгоградта гарнизон хәрби суды 34 яшьлек СВО катнашучысы Виктор Семеновка карата кузгатылган җинаять эшен караячак. Ул хәрби частьны айдан артык вакытка калдырып киткән.

Тикшерү версиясе буенча, сугышчы хезмәттән озаграк ял итәр өчен частька кайтмаган. Виктор үзе  исә отпуск вакытында элекке хатыны Мариянең каты авыруын, реанимациядә үлүен, ә 10 яшьлек кызы Еленаны калдырыр кеше булмавын сөйләгән.

Ир-ат сүзләренә караганда, 2025 елның 13 сентябрендә аның элекке хатыны һәм баласы хастаханәгә эләккән. Мария ике яклы пневмония белән реанимациядә яткан һәм 22 сентябрь көнне үлгән. Ир-атның кызы Елена бу вакыт эчендә стационарда законлы вәкилсез булган. Хастаханәдән аны әтисе килеп алган.

Виктор раславынча, ул вакытыннан алда хезмәттән китү турында рапорт бирергә тырышкан, әмма часть командиры аны игътибарсыз калдырган. Октябрьдә ялланган юрист җавап алмаган, Тикшерү комитетына мөрәҗәгатьләр реакциясез калган. 2026 елның июнендә генә суд рапортны карарга мәҗбүр иткән – моңа 11 ай вакыт киткән. "Командир: “Кил, мәсьәләне хәл итәрбез”, дип әйтә ала иде. Ә алар әйтерсең лә  мәсьәләне махсус игътибарсыз калдырдылар", – ди Виктор.

Чыганак: lenta.ru

Читайте нас