

Владимир шәһәрендә яшәүче инглиз теле укытучысы наркоз белән үткәрелгән колоноскопия процедурасыннан соң рус телен оныткан. Рус телен ул хатыны килгәч кенә исенә төшергән.
28 яшьлек Александр план буенча колоноскопия процедурасына килгән. Табиб-эндоскопист сүзләренә караганда, Александрга гомерендә беренче тапкыр наркоз ясаганнар. Процедурадан соң ул озак һушына килә алмаган, аңына килгәч исә аның русча сөйләшә алмавы ачыкланган. Ул бары тик инглиз телендә сөйләшкән.
Табиблар аны сәгатьтән артык һушына китерергә тырышкан. Аптыраган медиклар Александрның хатынын чакырткан. Әмма хатыны янында ир-ат инглиз телендә сөйләшүен дәвам итеп, кычкыра-кычкыра актив рәвештә нидер аңлатырга тырышкан.
Берничә сәгатьтән соң гына Александрга бөек һәм куәтле рус теле кайткан. Ул рус телендә бәдрәфкә бару теләген әйткән.
Чыганак: Mash МАХ каналы.