Дөньяда ниләр бар?
15 Сентября , 08:35

Мунчага барганнан соң инсульт кичергән

Бу хәл Тамбовта булган.

SHOT Телеграм-каналы язуынча, 39 яшьлек Людмила сентябрь аенда дуслары белән “Фараон” мунча комплексына барган. Анда җирле мануаль остасы хатынга массаж ясарга тәкъдим иткән. Людмиланың ахирәтләре сүзләренә караганда, ир-атның имеш тә медицина белеме юк. Людмила ризалашкан,  әмма массаж сеансыннан соң кушеткадан тора алмавын әйткән. Шул ук вакытта аның күз аллары караңгыланган, кулларында чәнчү тойгысы барлыкка килгән.

Табибларны чакыртканнар. Алар хатынны хастаханәгә алып киткән һәм реанимациягә салганнар. Людмилага баш мие инфаркты (ишемия инсульты) диагнозы куйганнар. Әлеге вакытта ул һаман реанимациядә ята, аның тәненең уң өлеше параличланган. Людмиланың дуслары сөйләвенчә, ул сәламәт яшәү рәвеше алып барган һәм моңа кадәр саулыгына зарланмаган.

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас