Курск өлкәсенең элекке губернаторы Алексей Смирнов колониядә тегүче булып эшли. Ул армия өчен форма тегә һәм аена якынча 5 мең сум акча ала. Мондый тизлекне исәпкә алганда, 400 миллион сум штрафны түләр өчен аңа 3000 ел кирәк булачак.
Mash хәбәре буенча, апелляцияләрдән соң Смирновны Орел өлкәсенең Нарышкино торак пунктындагы 5нче санлы холык төзәтү колониясенә озатканнар. Колониядә элекке губернатор цехта эшли, анда Оборона министрлыгы заказларын да үтиләр. Аның хезмәт хакы минималь күләмдә – 23 мең сум чамасы: бу акчаның 50 процентын – штраф исәбенә, тагын 30 процентын колонияне хезмәтләндерүгә тотып калалар. Кулга тия торганы – 5 мең сум чамасы. Смирновның элекке урынбасары Алексей Дедов та тегү машинасы артына утырган. Әлеге вакытта элекке чиновник – Курскидагы 9нчы санлы холык төзәтү колониясендә.
Смирнов Курск өлкәсендә хәрби объектлар төзелеше вакытындагы махинацияләр өчен 14 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Тикшерү версиясе буенча, Смирнов белән Дедов фортификацияләр төзелешенә дәүләт контрактлары булган компанияләргә ярдәм иткән өчен 21 млн сумнан артык ришвәт алган.
Судта экс-губернатор үз гаебен тулысынча таныган һәм тикшерү белән килешү төзегән. Моңа кадәр Смирнов эш урынында контузия алуын, һәм шул вакыттан аңарда “артык башкаручанлык” барлыкка килүен белдергән. Ришвәтләр ала башлавын ул шулай аңлаткан.
Чыганак: Mash МАХ-каналы.