

Мәскәү шәһәр суды Черемушки район судының укытучы Галина Бологованы даими рәвештә укучыларны мыскылллау һәм психик мәсхәрәләү өчен эштән азат итүне законлы дип тапкан хөкем карарын үзгәрешсез калдырган.
Суд эше барышында башкаланың 15нче санлы мәктәбе химия укытучысының даими рәвештә 11 “А” класс укучыларын мыскыл иткәне ачыкланган. Ул балаларны ахмак дип атаган, укучының милләтеннән көлеп, аңа мигрант дип кенә эндәшкән. Моннан тыш, педагог балаларны бәдрәфкә чыгармаган.
Галина Бологова Русия Хезмәт кодексының 336 маддәсе 2 пункты буенча укучының шәхесенә психик көч куллану белән бәйле тәрбия ысулларын кулланган өчен эштән куылган. Үз чиратында, педагог эштән чыгару процедурасын бозганнар дип ышандырырга тырышкан. Аның сүзләренчә, килешүне өзгәнче аңа инде шелтә белдергәннәр һәм бу, аның фикеренчә, “икеләтә җәза” булып тора. Әмма Мәскәү шәһәр суды бу дәлилне кире каккан.
Чыганак: lenta.ru