+17 °С
Облачно


Уфада яшәүче тәҗрибәле велосәяхәтче Ксения Салазанованың Төньяк Боз океанына юл тотуын июль башында язган идек. Һәм ул, ниһаять, максатына ирешкән.
Ксения 7 июльдә юлга чыккан. 48 көн юлда булган. Төннәрен палаткада яисә танышларында кунган. Кире ул Вологда аша поезд белән кайтачак.
Бу маҗаралы сәяхәткә аны Арктиканы өйрәнүче штурман Валериан Альбанов китабы канатландырган.
Чыганак: "Честно говоря" МАХ-каналы.