Дөньяда ниләр бар?
25 Августа , 06:23

Җитәкчесенең күпме акча алуын коллективка хәбәр иткән

Кадрлар бүлеге мөдире эшсез калган...

Эльвина Бикмурзина.Эльвина Бикмурзина.
Фото:Эльвина Бикмурзина.

Красноярскида компания хезмәткәре очраклы  рәвештә коллегаларына генераль директорның хезмәт хакы күләмен ачкан һәм эшеннән мәхрүм калган.

Кадрлар бүлеге җитәкчесе булып эшләүче Наталья очраклы рәвештә гомум чатка расчет кәгазен салган. Күп тә үтми ул үз хатасын аңлаган һәм чаттагы хәбәрне җуйдырган, әмма начальнигы моны күреп өлгергән. Ул Натальяны шәхси мәгълүматларны фаш итүдә гаепләргә янаган, нәтиҗәдә хатын үз теләге белән эштән киткән.

Берникадәр вакыт узуга хатын судка мөрәҗәгать итеп, эштән җитәкчелек басымы астында китәргә мәҗбүр булдым, дигән. Тәүге тикшерүдән соң суд аны үз вазифасында торгызырга карар чыгарган һәм 1,2 миллион сум күләмендә компенсация билгеләгән. Эш бирүче Наталья судка мөрәҗәгать итү вакытын бозган, дип белдергән, хатын исә моны авыруы белән аңлаткан. Әмма тикшерү  Натальяның “авырган” вакытта марафон йөгереп узарга өлгергәнлеген ачыклаган. Нәтиҗәдә хатын-кыз эшеннән һәм компенсациядән мәхрүм калган.

Эх, ул телефондагы гомум чатлар!..

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас