

Бу хакта ТАСС Русия ягыннан конкурсны оештыручыларга сылтама белән хәбәр итә. Финал 25 июльдә Куала-Лумпурда узды.
Русияне Видное шәһәреннән күп балалы ана – илнең иң эре төзелеш компанияләренең берсенә нигез салучы тәкъдим итте. Ул конкурста абсолют җиңүче булды. Людмила 13 ел кияүдә, аның дүрт баласы бар.
Элегрәк ул «Миссис Русия Мира 2026» милли конкурсында катнашкан иде, анда ул халыкара этапта ил исеменнән чыгыш ясау хокукын яулады. Ул һәр хатын-кызга үзләрен яратырга, үз-үзләренә ышанырга һәм хыялларын онытмаска чакыра.