“Бәхетебездән кычкырып җибәрдек”

Уфада яшәүче риелтор лотереядә 10 млн сум акча откан.

Уфалы Дмитрий 10 миллион сумлык суперприз иясе булган. Русия Финанс министрлыгы оештырган Бөтенрусия дәүләт лотереяләре бренды матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тираж алдыннан ул Әй урамындагы лотерея үзәгендә 100 билет сатып алган. Дмитрий кайвакыт билетларны онлайн сатып алуын, әмма ешрак моны шәхсән эшләүне өстен күрүен таныган, чөнки аңа сатып алу ноктасы атмосферасы һәм башка катнашучылар белән аралашу ошый.

Зур отышка ия булуын Дмитрий икенче көнне иртән генә белгән. Экрандагы сумманы күргәч, ир-ат үз күзләренә ышанмаган һәм берничә тапкыр саннарны яңадан тикшергән. Ул шатлыклы хәбәрне хатынына сөйләгәч, алар бәхетләреннән кычкырып җибәргән.

Откан акчаларны гаилә торак шартларын яхшыртуга тотынырга уйлый.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас