Малайзиядә бер ир-ат футбол буенча чемпионат уңаеннан дусты белән бәхәсе аркасында хатыны белән аерылышкан. Бу хакта AsiaOne хәбәр итә.
20 июль көнне малайзияле хатын социаль челтәрдә ире футбол буенча дөнья чемпионатының Испания һәм Аргентина җыелмалары арасындагы финал матчыннан соң аның белән аерылышуы турында пост урнаштырган. Гаилә башлыгы өйгә кайту белән хатынына өч тапкыр “талак” дип әйткән.
Соңрак аның дусты белән бәхәсләшүе ачыкланган: әгәр Аргентина финалда җиңелсә, ул хатыны белән аерылышачак. Ахырда шулай булган да.
Аптырашта калган футбол җанатары хатыны социаль челтәр кулланучыларына мөрәҗәгать иткән. “Үзен акылсыз кебек тота һәм аерылышуны уен кебек кабул итә”, – дип бәяләгән ул иренең үз-үзен тотышын. AsiaOne билгеләп үтүенчә, Малайзиядә өч тапкыр “талак” әйтү аның турында рәсми рәвештә бер атна эчендә хәбәр иткән очракта гына властьлар тарафыннан таныла.
Бу хәлгә Малайзиянең Дин эшләре буенча элеккеге министры Зөлкифли Мохамад Әл-Бакр игътибар иткән. Ул ир белән хатынга аларның никахлары чыннан да өзелгәнме, юкмы икәнлеген ачыклау өчен шәригать судына мөрәҗәгать итәргә киңәш биргән.
Чыганак: lenta.ru