

Свердловск өлкәсендә борын өчен аспираторны дөрес кулланмавы аркасында яшь ананың үпкәсенә эрен җыелган.
Первоуральскида яшәүче 26 яшьлек Оксана чак кына фаҗигагә дучар булмаган. Улына бер яшь тулгач, хатын аны дәвалаганда сулышын җиңеләйтер өчен борын аспираторы (халык телендә маңка суырткыч дип йөртелә) куллана башлаган. Тик күпмедер вакыт үтүгә Оксанада коры ютәл барлыкка килә, тән температурасы күтәрелә, ә авызында ул чергән тәм тоя. Аны кичекмәстән хастаханәгә салганнар.
Табиблар аңа үпкә абсцессы диагнозы куя. Бу үлемгә китерә торган авыру вакытында үпкәдә эрен белән тулы куышлык барлыкка килә. Медиклар чирнең сәбәбен борын аспираторы белән бәйләгән: яшь ана организмына моңа кадәр баласы чирләгән инфекция эләккән.
Бәхеткә, операция таләп ителмәгән. Оксанага 10 көнлек антибиотиклар курсы ярдәм иткән. Хәзер аның гомеренә берни янамый.
Чыганак: SHOT МАХ-каналы.