Унитазлардан шампан шәрабы эчкәннәр

Әстәгъфирулла!

Ставропольдә  сантехника белән сату итүче компания  чәчләрне үрә торгызырлык конкурс оештырган. Конкурста катнашучыларга унитазлардан алкогольсез шампан шәрабы эчәргә һәм  анда утырып төрле биремнәр үтәргә кирәк булган.

Гадәти булмаган бу ярышны Русия сантехника бренды үзенең бер кибетендә оештырган. Конкурста җиңүчегә төп бүләк  итеп 100 мең сум вәгъдә иткәннәр. Катнашучыларга унитаздан мөмкин кадәр тизрәк эчемлек эчәргә һәм көндәшләргә караганда аның өстендә озаграк утырырга тәкъдим  ителгән.  Акчалата приз өчен  кешеләрнең тезләнеп унитазлардан шампан шәрабы эчкән кадрлар таралгач, күпләр бу конкурсны тәнкыйть утына тоткан. Кулланучылар акцияне түбәнсеткеч дип атаган һәм оештыручыларны кешеләрне “малга әйләндерү”дә гаепләгән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас