СИЗОда утырган укучы БДИлар буенча 300 балл җыйган

Афәрин!

СИЗОда утырган вакытта БДИлар буенча  300 балл җыйган укучы иреккә чыккач юридик факультетка укырга керергә ниятли. Бу хакта Иҗтимагый күзәтү палатасы рәисе Илья Высотский сөйләгән.

Аның сүзләренә караганда, аралашкан вакытта үсмер тикшерү изоляторындагы вакыт аны тормышка башкача карарга мәҗбүр итүен сөйләгән.

“Биредә булганыма хәтта берникаддәр шатмын, чөнки укый башладым һәм күпне аңладым”, – үсмер Высотскийга шулай дигән.

Хокук саклаучы сүләренчә, укучы башкача әнисен борчыйсы килмәвен белдергән. Юридик белем алганнан соң ул тормыш юлында абынып, аның кебек хәлдә калган үсмерләргә ярдәм итәргә теләвен  сөйләгән.

РИА Новости мәгълүматы буенча, балигъ булмаган үсмер былтыр реле шкафына ут төрткәне өчен тоткарланган. Үсмер, акча эшләп, сөйгәненә бүләкләр ясарга теләгән һәм үзенең кылыгы өчен бары тик административ җаваплылык яный дип уйлаган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас