Ир-атны давылда ихатасына өзелеп төшкән электр чыбыгы үтергән

Күрәчәкме икән?

SHOT  МАХ-каналы.SHOT  МАХ-каналы.
Фото:SHOT  МАХ-каналы. 

Тверь өлкәсендәге давылдан соң аның дачасы янында төшкән югары вольтлы электр чыбыгы бер ир-атны үтергән.

SHOT мәгълүматы буенча,  Владимир гаиләсе белән Выдропужск авылында дачада ял иткән. 12нче июль төненә каршы көчле җил күтәрелгән һәм электр линиясен өзеп төшергән. Электр чыбыкларының берсе нәкъ йорт алдына төшкән. Бу вакытт гаилә йорт эчендә булган. 12 июль көнне алар коммуналь хезмәтләргә линияне сүндереп торып, территорияне уратып алуны сораган. Әмма коммунальщиклар килмәгән.

Икенче көнне Владимир тышка чыккан һәм бу электр чыбыгына абынып егылган. Көчле ток сугудан ул шунда ук һәлак булган. Гаилә сүзләренә караганда, мәрхүмнең гәүдәсе берничә сәгать яңгыр астында ятканнан соң гына коммунальщиклар килеп, линияне токтан сүндергәннәр. Урынга полиция дә килгән. Туганнары сүзләренчә, ир-атның үлеменең төгәл сәбәбе күрсәтелмәгән. 

Чыганак: SHOT  МАХ-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас