2025 елның декабрендә Ростов өлкәсенең Батайск шәһәрендә ВСУ һөҗүме вакытында хатынын һәм кызын югалткан ир-ат фаҗигадән соң мантымаган. Бу хакта “Царьград" язып чыккан.
Украина беспилотнигы Насридиновлар йортына гаилә йоклап ятканда төшкән. 51 яшьлек Наталья белән аның кызы 19 яшьлек Дарья бик нык җәрәхәтләнгәннәр, һөҗүмнән соң ук алар тышка йөгереп чыккан, тик икесе дә хастаханәдә үлгән. Гаилә башлыгы 54 яшьлек Сәет тә яраланган. Күп тә үтми ул терелгән, тик хатыны белән кызының үлеме аны сындырган.
“Ул гаилә белән очрашыр өчен теге дөньяга китәргә хыяллана. Әни искитмәле тәмле пешерә иде, гел күп кунаклар чакырып, мул табыннар әзерли иде, һәрчак яңа ризыклар белән хәйран калдырырга омтылды. Бик чагу хатын иде ул”, – дип сөйләгән Сәетнең һөҗүм вакытында сөйгәнендә кунакта булган улы Артём.
Артём сүзләренә караганда, һөҗүмнән соң гаиләнең йорты нигезенә кадәр җимерелгән, ә сеңлесенең әйберләре юкка чыккан. Шулай да, хәрабәләр арасында ата кеше кызының футболкасын тапкан. Ул футболканы юган һәм аны Дарья турында истәлек итеп саклый. Ир-ат көн саен зиратка йөри, ди...
Чыганак: lenta.ru