

2021 елның 11 май көнендә Казан гимназиясендә 9 кешене атып үтергән Илназ Галәвиев "Кара Дельфин" колониясендә өйләнгән. Аның хатыны – Мәскәүдә яшәүче 18 яшьлек яшь журналист кыз.
Ростов өлкәсендә туып-үскән Диана К. Галәвиевне тәүге тапкыр суд утырышларының берсендә күргән. Соңрак аның янына очрашуга килгән, шуннан соң алар язылышырга булган. Никахны май ахырында Соль-Илецкида ИК-6да теркәгәннәр. Ир белән хатын елына бер генә тапкыр күрешә алачак.
Исегезгә төшерәбез, 5 ел элек Галәвиев, Казанның 175нче гимназиясенә мылтык белән килеп, 7 баланы һәм 2 укытучыны атып үтерде, 24 кешене яралады. Суд аны үз аңында дип таныды һәм гомерлек төрмә срогына хөкем итте.
Чыганак: Mash МАХ-каналы.