

Пензада яшәүче бер хатын, чиратсыз бензин алу өчен, янәсе, ахирәтеннән инвалид баланы “арендага алган". Бу хакта ул “Подъем” Telegram-каналы бастырган видеода сөйләгән.
Кадрларда хатын машинаның арткы утыргычындага баланы күрсәтә һәм: “дустымнан инвалидлыкка ия бала алгач, белешмә алгач, машинага ягулык салырга барам”, – ди һәм заправка алдында барлыкка килгән чиратны урап узып, махсус колонка янына килеп туктый. Видео астында “инвалид баланы арендага алдым” диелгән.
Соңрак ул баланы арендага алмавын, ә аның әнисе белән алдан килешеп, машинага утыртып йөрүен, видеоны исә треш-контент өчен генә яздыруын белдергән. Хатын билгеләп үтүенчә, автомобиль инвалидларны йөртү өчен транспорт чаралары реестрында инде теркәлгән булган.
Депутат Виталий Милонов сүзләренә караганда, хатын-кыз әхлакый законнан башка бер генә законны да бозмаган. Шуңа карамастан, ролик чыкканнан соң полиция тикшерү башлаган.
Чыганак: lenta.ru