Мәскәүдә Роберт һәм Матильда исемле роботлар өйләнешкән

Әстәгъфирулла!

Мәскәүдә 9 июльдә беренче тапкыр гуманоид роботларның никахлашу тантанасы узган. Пушкин исемендәге китапханәдә роботлар Роберт һәм Матильда “өйләнешкәннәр", аларны элегрәк ПМЭФ-2026да тәкъдим иткәннәр иде.

Офис хезмәткәре һәм блогер робот Роберт һәм балет биюче робот Матильда никах төзегәннәр. Тантананы Мария Пантюхина алып барган, ул вакыйганы гуманоид роботларның беренче туе дип атаган, ә антлар һәм беләзекләр алмашканнан соң аларны “ирле-хатынлы роботлар” дип игълан иткән.

Тугрылык антыннан соң яшь парга никах беләзекләрен робот маэмай Догматик чыгарган.

It-Imperial компаниясе генераль директоры урынбасары Анна Багдасарян сүзләренчә, мондый чаралар гуманоид робот техникасына игътибарны җәлеп итәргә һәм роботларның кешеләргә ни белән файдалы булуын күрсәтергә тиеш. Ул шулай ук хезмәтне автоматлаштыру кешенең тормышын гармонияләштерүгә күбрәк вакытын бушатырга мөмкин, һәм бу очракта робототехника ярдәм итә, дип белдерде. 

Чыганак: rbc.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас