Пенсионер барлык мөлкәтен яраткан песиенә калдырырга уйлаган

Балалары ялгыз калган ир-атның хәлен сирәк белә, ди...

72 яшьлек Владимир Геннадьевич булган барлык мөлкәтен яраткан песие Барсикка калдырырга уйлаган. Пенсионер йонлач дустына фатирын, машинасын һәм банктагы акчаларын мирас итеп калдырырга теләгән. Әмма нотариус документларны рәсмиләштерүдән баш тарткан. “КП-Ростов-на-Дону” язуынча, юридик күзлектән караганда, йорт хайваннарына күчемсез милекне калдыру мөмкин түгел.

Дүрт ел элек пенсионер хатынын җирләгән, әниләре үлгәч, балалары әтиләренең хәлен еш белмәгән. 2023 ел көзендә Владимир Геннаьевич подъезддагы батарея төбендә күшеген беткән мәче баласына тап булган, шул вакыттан алып Барсик аның бердәнбер җан дустына әверелгән һәм ялгызлыкны җиңәргә ярдәм иткән.

Йөрәге авырткалый башлагач, пенсионер  мәчесе язмышы өчен курыккан һәм нотариуска киткән. Белгеч исә закон буенча мәче үзе дә милек булып санала һәм варис була алмый дип аңлаткан. Әмма юрист Татьяна Руденко варисларны хайванны карарга мәҗбүр итеп, васыять йөкләмәсе рәсмиләштерергә киңәш иткән. 

Хәзер Владимир Геннадьевичның балалары фатир һәм машинаны Барсикны карау һәм дәвалау шарты белән генә ала алачак. Васыять калдыручының ихтыярын үтәүне душеприказчик итеп билгеләнгән күрше күзәтеп торачак. Әгәр варислар шартны бозып, мәчене куып чыгарсалар, алар бөтен мөлкәтеннән мәхрүм ителәчәк.

Чыганак: kp.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас