Фил 14 ел эчендә бер үк гаиләгә 3 тапкыр һөҗүм иткән

Непалда Дхурбе кушаматлы фил 14 ел эчендә бер үк гаиләгә һөҗүм иткән: 2012 елның декабрендә ул гаилә башлыгының әтисе белән әнисен үтергән. Фаҗигадән соң Шаничара Боте исемле ир-ат, булган бар мөлкәтен сатып һәм җәнлектән качарга өметләнеп, туганнары белән икенче авылга күченгән. Әмма 14 ел үтүгә Дхурбе, аның яңа өенә һөҗүм итеп, киленен һәм 4 яшьлек оныгын таптап үтергән. Бер гаиләдә барлыгы 4 кеше һәлак булган.

Фил Читван милли  табигый паркында яши. 2010 елдан алып ул даими  рәвештә авыллар халкына һөҗүм итә. Тәүге фаҗигаләрдән соң аның муенына геолокаторлы муенчак кидергәннәр, ләкин күпмедер вакыттан соң ул сафтан чыккан. 2012 елда филне үтерергә уйлаганнар, моңа Непал армиясен җәлеп иткәннәр, тик җәнлек милли парк территориясендә качкан. 2019 елда Дхурбеның казык тешләрен кискәннәр һәм яңа муенчак кидергәннәр, әмма күптән түгел булган фаҗига төнендә филнең координаталары һөҗүм урыны белән тәңгәл килмәгән. Бу филнең исәбендә барлыгы 25 корбан исәпләнә, ди...

Чыганак: SHOT МАХ-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас