

Ял көннәрендә Зилаер районының “Таллыҡ яланы” матур аланында узган “Печән туе” печән чабучылар ярышлары нәтиҗәләр белән генә түгел, уникаль очрак белән дә истә калачак.
Ярышларда катнашкан иң өлкән яшьтәге апа – Юмагуҗа авылыннан 91 яшьлек Шәмсинур Гатият кызы Колһарина. Бу хакта район башлыгы Борис Мелкоедов хәбәр иткән һәм кул чалгысы белән оста һәм җитез эш иткән пенсионер хатынны видеога төшереп, социаль челтәргә урнаштырган.
Ярышларда катнашу өчен Кырмыскалы һәм Баймак районнарыннан командалар килгән булган, әмма иң өлкән катнашучының чыгышы чарага килүчеләрдә зур игътибар уяткан.
Оештыручылар билгеләп үтүенчә, “Печән туе" икенче ел рәттән печән чабу традицияләрен саклап калу һәм яшьләрне борынгы һөнәргә өйрәтү максатында үткәрелә.
Чыганак: bashinform.ru