Бензинга чират торган пенсионер үлгән

Шулай да була икән тормышта...

Петрозаводскида пенсионер заправкада бензинга чират торганда үлгән.

Бу хәл Республика хастаханәсе янындагы ягулык салу станциясендә булган. Шаһитлар сүзләренә караганда, 75 яшьлек ир-ат берничә сәгать чиратта торган, аның машинасы багы тулырга берничә литр бензин җитми калган. Бер мизгелдә ул һушын җуеп егылган. Идарәче хатын аның машинасын читкәрәк күчереп куйган. Аннары АЗС ны япканнар - ашыгыч ярдәм килүен көткәннәр. 

Чыганак: Mash МАХ-каналы.

Шулай да була икән тормышта...

 

Автор:Альфия Шакирьянова
Читайте нас