Кытайда 9 яшьлек кыз, юк кына кылыгы өчен җәзадан куркып, өйдән качкан.
Сюхун гаиләсе Гуандун провинциясенә 20 елдан артык акча эшләргә дип күченеп килгән. 2004 елда аларның кызлары Лю ахирәтендә уйнаганда ванна бүлмәсендә ялгыш пыяла флаконны ваткан. Әнисе ачуланыр дип куркып, ул өйдән качып киткән. Әти-әниләре баланы өч көн эзләгән, телевидение аша игълан да биреп караган булганнар, әмма таба алмаганнар. Ул арада баланы базарда тапкан ир-ат кызлыкка алган.
Еллар үткәч, 31 яшьлек Лю волонтерлар һәм полиция ярдәмендә гаиләсен эзләп тапкан һәм Цзянси провинциясендәге туган авылына кайткан. Туганнары аны тантаналы рәвештә каршы алган: баннерлар элгәннәр, чәчәкләр белән бизәгәннәр һәм кайту бәхетеннән хлопушкалар шартлатканнар. Әнисе күз яше аралаш кызыннан аны саклый алмавы өчен гафу үтенгән һәм аның муенына алтын чылбыр таккан. Лю үзе дә әти-әнисен ничәмә еллар дәвамында хәсрәткә салуы өчен гафу үтенгән. Ул әле туганнары белән яшәргә калыргамы яисә соңгы елларда үскән гаиләсенә китәргәме икәнен хәл итмәгән.
Чыганак: lenta.ru