Ивот поселогының “Орбита” һәм Сельцодан “БХЗ” (Брянск химик заводы) командалары арасында футбол буенча Брянск өлкәсе кубогының 1/16 финалы матчы вакытында футбол кырына сыер йөгереп чыккан. Мизгелнең видеоязмасы Русия футбол берлегенең (РФС) Телеграм-каналында бастырылды.
Сөтлебикә стадион кырына икенче тайм башында йөгереп чыккан. Сыер, уен барышын беразга туктатып, ян сызык буйлап газоннан йөгереп узган.
"Менә сиңа мә, акылдан язарлык! Бу нәрсә?! Мин мондый хәлне гомеремдә беренче тапкыр күрәм! Сыермы, буйволмы, кемдер кырга йөгереп чыкты. Ни өчен барысы да як-якка качканнарын аңладым хәзер! Шаккатарлык!" – дигән, бу хәлгә хәйран калган матч комментаторы.
Очрашу “Орбита” кырында 15 июньдә узган һәм Брянск химик заводы командалары файдасына 5:0 исәбе белән тәмамланган.
Чыганак: rbc.ru/sport