Ут күршебез Татарстанда бер гаилә, кош аркасында сөрем газы белән агуланып, хастаханәгә эләккән. Бу хакта республиканың дәүләт торак инспекциясендә хәбәр иттеләр.
Бу хәл 7 июнь иртәсендә Норлатта теркәлгән. Медиклар 2013, 2018 елгы балаларны, 1979 һәм 1985нче елгы ир белән хатынны госпитализацияләгән.
Йортта техник хезмәтләндерү быел апрель аенда үткәрелгән булган. Гадәттән тыш хәлдән соң белгечләр төтен чыгаргычта тарту көченең булуын, ә вентиляция каналының төзек эшләвен ачыклаган.
Әмма газ су җылыткычының төтен чыгаргыч гофрлы торбасында корылманың эшен бозуга һәм бина эчендә сөрем газы җыелуга китергән күгәрченгә тап булганнар. Бу хәлнең сәбәпләрен тикшерү дәвам итә.
Чыганак: gazeta.ru