Диплом язганда нейрочелтәр кулланганы өчен студент кызны вуздан куганнар

Әмма суд аны яклап чыккан.

Мәскәү югары уку йортында белем алучы студент кызны диплом эше өчен куганнар, аны нейрочелтәр генерацияләгән дип уйлаганнар. Татарстан Югары суды бу карарны законсыз дип таныган. Кызны янә дүртенче курска кабул иткәннәр, ә югары уку йортыннан 40 мең сум әхлакый зыян компенсациясе һәм 20 мең сум штраф түләткәннәр.

Бу хәл 2025 елда булган. Суд материалларына ярашлы, студент кыз өч тапкыр диплом эшен тикшерү системасына йөкләгән. Тәүге юлы система  диплом эшенең 41,91% ИИ-контент дип таныган. Кабат тикшерү системасы аша үткәргәч, диплом эше фәнни җитәкчесе текстның 70 % проценттан артыгында сүзләрнең логикасы аңлы рәвештә бозылган, дип белдергән һәм моны фальсификация буларак бәяләгән. Өченче йөкләнеш исә 11,92% ИИ-контент барлыгын теркәгән. Әмма вуз диплом эшен  тапшыру срогы чыкты дип (аны тапшыруның соңгы көне якшәмбе булган) кабул итүдән баш тарткан. Монда исә Татарстанның Югары суды Гражданлк кодексының 193нче маддәсенә таянган. Аңа ярашлы, диплом эшен тапшыруның соңгы срогы ял көненә туры килсә, ул якындагы эш көненә күчерелә. Ягъни суд язма эшен йөкләүне үз вакытында башкарылган, дип таныган.

Ясалма интеллектны куллануны бәяләү өлешендә университет вәкиле судта фәнни җитәкченең тикшерү системасына ия булмавын һәм асылда текстны нейрочелтәр генерациясенә анализламавын белдергән. Моннан тыш, ул системаның алынмаларны һәм ИИ-генерацияне ничек аеруын аңлата алмаган.

Mash Телеграм-каналы сүз лингвистик юнәлештәге студент кыз һәм Мәскәү халыкара университеты турында бара дип яза. Массакүләм мәгълүматлары чаралары хәбәре буенча, кыз укучыларны инглиз теленнән БДИга әзерләү турында диплом әзерләгән.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Русиядә ясалма интеллект үсеше аркасында телдән имтихан файдасына диплом эшләрен язудан баш тартырга мөмкиннәр, дип белдерде. Аның сүзләренчә, ясалма фәһем ярдәмендә югары белем элеккеге кебек  телдән бәяләү һәм тере коммуникациягә кайта, аларда студентның сәләтләре (яисә сәләте булмавы), тулы күләмдә чагыла. 

Чыганак: mkam.business-gazeta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас