БДИда күчерүдә гаепләнгән укучы имтихан комиссиясен судка биргән

Шулай да була...

Кабардино-Балкариядә күчерүдә гаепләнгән укучы судка мөрәҗәгать иткән һәм үзенең хаклы булуын дәлилләгән. Судта ул физика буенча тапшырган БДИ нәтиҗәләрен яклый алган.

Эш материалларына ярашлы, имтихан вакытында чыгарылыш укучысына бернинди кисәтүлр ясамаганнар, аны аудиториядән дә чыгармаганнар. Республиканың имтихан комиссиясе укучының янәсе үзе белән шпаргалкасы булган дигән нәтиҗәгә соңрак видеоязма нигезендә килгән. Анда укучыда “билгеләнмәгән форматтагы кәгазь бите”н күреп калганнар.

Укучы исә бернинди кагыйдәләрне дә бозмавын һәм бар тик каралама белән куллануын аңлаткан. Суд та видеоязмада бернинди шпаргалкалар күрмәгән һәм тестның  нәтиҗәләрен раслауны таләп итеп, имтихан балларын гамәлән чыгаруны законсыз дип атаган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас