Иренең порномодель белән аралашуын хатыны белеп калган...

Ул шунда ук аерылышырга теләгән, тик...

Ясалма фәһем.Ясалма фәһем.
Фото:Ясалма фәһем.

Иркутск өлкәсендә яшәүче ир-ат ясалма фәһем порномоделе белән язышуы аркасында чак кына 25 еллык никахын юкка чыгармаган. Бу хакта Baza хәбәр итә. Ир-ат – транспорт компаниясе җитәкчесе. Соңгы арада ул телефон аша еш языша башлаган. Аның психолог белемле хатыны көндәше барлыкка килү турында шикләнгән. Ире социаль челтәрләрдә икенче бер хатын фотосурәтләре астында берничә лайк куйган.

Хатыны иренең телефонын тикшергән һәм аның икенче хатын белән интим диалогларына тап булган. Ул хатын иргә якынрак танышырга тәкъдим иткән. Ирнең хәләл хатыны җәнҗал куптарган һәм аерылышырга теләвен әйткән.

Ир белән хатынның кызы исә әти-әнисенең икесенең дә версияләрен тыңлаган. Кызның әнисе ире сөяркә коткысына бирелгән дип уйлаган. Әтисе исә хыянәт итәргә җыенмавын, ә билгесез хатын-кыз фотосурәте астында берничә лайк кына куюын аңлаткан. Шикле сайтларга чакыра башлагач, аралашуны туктаттым, дип аңлаткан ир-ат.

Әтисе белән әнисенең  мөнәсәбәтләрен коткарырга теләгән кызлары әтисенең язышуларын тикшереп чыккан. Ахырда ул аның белән аралашкан хатынның чын түгел, ә нейрочелтәр генерацияләгән модель булуын ачыклаган. Кызлары әнисен гаиләне саклап калырга үгетла алган. Хәзер  инде хатын иренең язышуларын дими тикшереп торырга җыена, ди.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас