SHOT МАХ-каналы язуынча, кешеләр, урманнарга китеп, капчык-капчык эрбет күркәсе җыя һәм күп итеп акча эшли.
“Шишечный бум”ны Себер, Алтай, Томск төбәкләре, Ханты-Манси автономияле округы, Красноярск крае кичерә. Кемнәрдер бу ылыслы агачның күркәләре өлгерү сезонына туры китереп махсус рәвештә отпуск ала. Баераклар “шишкарьлар” бригадалары яллый. Кабул итү пунктларында бер капчык эрбет күркәсе, уртача алганда, 2-3 мең сум тора, ди. Арытаба чимал эшкәртүгә китә. Станоклар чикләвекне кабыгыннан һәм тышыннан аера. Кайсыберәүләр җиһазларны үзләренең дача участокларында ук урнаштырган. Чистартылган эрбет берничә тапкыр кыйммәтрәк: авырлыгына һәм сортына карап бер капчыгы 10-20 мең сум тора.
Аннары чикләвекләр майлар, тәм-томнар, кайнатма һәм “тайга деликатеслары” әзерләүгә китә, аларны инде шактый өстәмәле хакка саталар.
Күркәләрне бигрәк вәхши ысуллар белән җыялар. Закон буенча, коелган күркәләрне җыяр урынга, “шишкарьлар” агачларны селкетә, кәүсәләрен махсус җайланмалар белән дөмбәсли.
Урманчылыкларда зарланалар: мондый һөҗүмнәрдән соң тайгадан әйтерсең лә ураган узган. Агачларның уңышы мондый вәхшилектән соң елдан-ел начарая.
Законсыз җыючылар белән көрәшә башлаганнар инде. Ханты-Манси автономияле округында штрафлар 5 мең сумга кадәр җитә.
Томск өлкәсендә узган җәйдә полиция һәм җәмәгатьчеләр “шишкарьлар”га рейдлар оештырган: кайсыбер намуссыз җыючылар, урманда яшәп, эрбет күркәләрен йөк машиналарына төяп алып чыккан.
Чыганак: SHOT МАХ-каналы.