

Интернеттан кулланган 6% русиялеләр беркайчан да видео карамый икән.
Тагын 10% кеше музыканы онлайн тыңламый икән. Гомумән, беркайчан да.
Калган очракларда русиялеләр интернетны тәкъдим иткән мөмкинлекләрне рәхәтләнеп куллана: 94% кеше видеолар карый, 93% социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда утыра, 92% кеше онлайн товарлар сатып ала, банк операцияләрен хәл итә. Ә 91% кулланучы башта товар турында интернетта мәгълүмат өйрәнә, аннары гына сатып ала.
90% кулланучы музыка тыңлый, “Дәүләт хезмәтләре” порталы һәм карталардан 87% русияле куллана, 85% кеше яңалыклар укый.
Ә инде иң “цифрлылары” каршеринг, ставкалар, биржалар, сәяхәтләр һәм белгечләр эзләү сервисларын яратучылар булып чыккан. Ягъни иртән прокатка машина алучылар көндез онлайн-казинода уйный, кичен Төркиягә оча, ә төнлә сантехник эзли.
Чыганак: Mash MАХ-каналы.