Биш яшьлек кыз баланы педофилдан коткарган

Бу хәл Төмәндә булган.

Төмәндә бер ир-ат кечкенә баланы күп катлы йорт подъездына алып кереп, көчләргә уйлаган. Подъезддагы видеоязмага таянып, бу хакта Baza Телеграм-каналы хәбәр итә.

Җинаятьче биш яшьлек кызны балалар мәйданчыгында эләктереп алган да, подъездга табан сөйрәгән, янәшәдә уйнаган балалар аны туктатырга тырышкан, ачыргаланып ярдәмгә чакырган. Кызчыкны шул мизгелдә йорт ихатасы буйлап машинада узып баручы 31 яшьлек Юлия коткарган. Ул, кыз бала кычкырган тавышларны ишетеп, ир-ат артыннан подъездга йөгереп кергән. Юлия сүзләре буенча, ул әнисенә китеп барган һәм очраклы рәвештә бу йорт  ихатасына борылган. Анда балалар бер кызны алып киткән ир турында кычкырганнар.

“Әйтерсең лә Алла мине үзе шунда алып килде. Мин машинаны ташлап, тиз генә йөгердем. Һәм күрәм: ул миңа йөзе белән тора, баскычтан икенче катка менеп өлгергән”, – ди Юлия.

Ул шунда ук баланы җибәрүне таләп иткән һәм ир-атны тиз генә телефонга фотога төшереп алган.

Ир-ат баланы җибәргән, Юлия кызчыкны җитәкләп тышка алып чыккан һәм аның әтисе килүен көтеп торган. Полиция 44 яшьлек педофилны тоткарлаган.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас