Кытайда роботлар өчен мәктәп ачылачак

Соңгы арада Ясалма Фәһем  (ИИ) турында бик күп сүз йөртәләр...

SHOT МАХ-каналы.SHOT МАХ-каналы.
Фото:SHOT МАХ-каналы. 

Кытайда роботлар өчен дөньяда беренче мәктәп ачачаклар – беренче агымда 100дән артык робот белем алачак. Әмма роботларның кешеләрне алмаштыра алуы шикле – галимнәр ИИ-хезмәткәрләр турында яңа тикшерү үткәргәннәр, анда машиналар баш күтәрүнең ни өчен булмаячагын ачыклаганнар.

Шанхайдагы бу уку йорты 2026 елның җәендә эшли башлаячак. Йөз роботны төп күнекмәләргә өйрәтәчәкләр: әйберләрне эләктереп алудан алып йөк ташуга кадәр. Барысы да – белгечләр күзәтүе астында. Ахыргы максат – супер баш миле универсаль робот булдыру.

Параллель рәвештә Финляндия тикшеренүчеләре АКШтан якынча 400 белгеч тәҗрибәсен анализлаганнар һәм хезмәт базарында ясалма фәһемне сайлаучылар һәм реаль хезмәткәрләрдән баш тартучылар түгел, ә штатта нейрочелтәрләр белән эшли белүчеләр өстенлекле булачагын ачыклаганнар. Шул рәвешле продуктивлык берьюлы берничә тапкыр артачак. 

Чыганак: SHOT МАХ-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас