Күмер шахтасындагы шартлау нәтиҗәсендә 82 кеше һәлак булган

Кытайның төньягындагы Шаньси провинциясенең Циньюань өязендәге «Люшэньюй» күмер шахтасындагы шартлау корбаннары 82 кешегә кадәр арткан

Күмер шахтасындагы шартлау нәтиҗәсендә 82 кеше һәлак булганКүмер шахтасындагы шартлау нәтиҗәсендә 82 кеше һәлак булган
Күмер шахтасындагы шартлау нәтиҗәсендә 82 кеше һәлак булган

Тагын тугыз шахтер хәбәрсез югалган дип санала, дип хәбәр итә Кытай Үзәк телевидениесе, дип яза РИА Новости. Газ шартлау җомга кич шахтада 247 эшче булган вакытта булган. Фаҗига урынында эзләү-коткару эшләре дәвам итә, компетентлы органнар килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен тикшерә. КХР Рәисе Си Цзиньпин югалганнарны эзләү һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен барлык кирәкле чараларны күрергә, шулай ук җентекле тикшерү уздырырга һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тартырга чакырды.

Фото: ясалма фәһем

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас