Никита Кузнецов җәяү 500 километрдан артык юл үткән

Татарстаннан Казахстанга юл тотучы блогер-сәяхәтче Уфага барып җиткән.

"Честно говоря" МАХ-каналы."Честно говоря" МАХ-каналы.
Фото:"Честно говоря" МАХ-каналы. 

Бүген, 24 май көнне Татарстанның башкаласыннан Алматыга кадәр җәяү барырга чыккан Казан блогер-сәяхәтчесе Никита Кузнецов Уфага барып җиткән. Бу хакта ул үзенең Телеграм-каналында хәбәр иткән.

Республикабыз башкаласына блогер,  500 километрдан артык юл (670 меңнән артыграк адым) үтеп, сәяхәтенең 16нчы көненең башында барып җиткән. Уфада үзенең язылучылары белән очрашыр өчен ул беразга тукталачак.

Никита Кузнецов  2025 елда Казаннан Иерусалимга җәяүле сәяхәте белән киң танылды. 204 көн эчендә ул 4850 км чамасы юл үткән.

Быел язын сәяхәтче үзенең чираттагы җәяүле походы турында игълан итте. Бу юлы ул Татарстаннан Казахстанга кадәр барып җитмәкче. 9 май иртәсендә блогер Казаннан чыккан. Аның ахыргы максаты – Алматы, бу шәһәргә кадәр 3000 чакрым чамасы барасы. Бу юлны Никита якынча 100 көн эчендә үтәргә җыена.

–Минем походым уңай һәм берләштерүче мәгънәгә ия  булуын телим. Бер кешенең юлы гына түгел, а символик идеяне йөртсен иде ул, – дип аңлата блогер.  

Сәяхәтчегә йөкләнешләрне җиңәргә кирәк-яраклар ярдәм итә. Ул  асып барган 17 килограммлы рюкзакта эчү системасы, җиңел палатка, кышкы йокы капчыгы, пауэрбанклар һәм аптечка бар.

Автомобиль трассалары буйлап тәүлегенә уртача 30-40 километр тизлек белән көнчыгышка таба хәрәкәт итеп, Никита Түбән Кама һәм Яр Чаллы аша үткән. 19 май ахырына сәяхәтче Татарстан һәм Башкортстан чикләрен узып чыга. Трассада аны узып баручы машина йөртүчеләр һәм җирле халык актив рәвештә хуплый, алар Казан блогерын таный, аны ризык, су һәм компотлар белән сыйлый. Кайберәүләр махсус Кузнецовны очратырга, аның белән фотога төшәргә һәм азык-төлек белән уртаклашырга юлга чыга.

Чыганак: "Честно говоря" МАХ-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас