Балалар бакчасы прививкасыз кызны бәйрәмгә кертмәячәк

Сабый өчен нинди стресс...

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Волгоградның Кызыл Октябрь районында балалар бакчасы  әти-әнисе полиомиелиттан прививка ясаудан баш тарткан 6 яшьлек кызны чыгарылыш бәйрәменә һәм аның репетицияләренә кертүдән баш тарткан. Бу хакта V1.ru порталы яза.

Баланың әнисе сүзләренчә,  прививка ясатудан баш тартканнан соң, кызны кече төркемгә 60 көнлек карантинга күчергәннәр, ул әле тәмамланмаган. Ә чыгарылыш бәйрәме 27 майда узачак. Бакча мөдире ана кешене баланы чарага кертү  рөхсәте (белешмә) алыр өчен поликлиникага җибәргән, әмма табиб, санитар норма һәм кагыйдәләргә сылтанып, мондый белешмә бирмәгән.

Бакча мөдире башка балалар хәвефсезлеге күзлегеннән прививка ясатмаган кызны чыннан да бәйрәмгә кертмәячәкләрен раслаган. Ул полиомиелит инвалидлыкка һәм хәтта үлем очракларына китерергә мөмкин, дип ассызыклаган.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас