Укучы кыз елдан артык үлемгә янаган чир белән авырыйм дип кыланган

Әстәгъфирулла! Ни өчен?

fotobank02.rufotobank02.ru
Фото:fotobank02.ru

Мәскәүдә яшәүче 14 яшьлек кыз ел ярым дәвамында бер максат өчен үлемгә янаган чир белән авырыйм дип кыланган. Mash Телеграм-каналы мәгълүматы буенча, кыз мәктәпкә йөрмәс өчен үзен җәрәхәтләгән һәм барлык тәненә кан буяган.

Mash язуынча, баланың әнисе кызының борыныннан, колакларыннан, аналыгынннан кан килүен күргән. Ата-ана әле бер, әле икенче табибларга йөргәннәр. Күпсанлы медицина тикшерүләреннән соң белгечләр кыз баланың организмында бер тайпылыш та тапмаган.

Соңрак кызның әти-әнисе сәер тенденциягә игътибар иткән. Баланы бу өянәкләр бары тик уку елы барышында гына борчыган. Каникуллар җитү белән бар “чирләр” дә серле рәвештә юкка чыккан. Ахырда укучы кызның дәрескә йөрисе килмәве аркасында үз-үзенә җәрәхәтләр салуын ачыклаганнар.

Медиклар үсмер кызда Мюнгхаузен синдромы дип шикләнә, бу синдром вакытында кеше хәстәрлек һәм игътибар тояр өчен үзендә махсус рәвештә чир билгеләрен барлыкка китерә. Укучы кызны әле мәктәптән кумаганнар. Арытаба нәрсә булыр...

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас