Губернатор белән киңәшмә вакытында түрә аты-юлы белән сүгенгән

Бу хәл Курск өлкәсе җитәкчесе белән булган.

Чик буендагы Большесолдатский районы башлыгы Владимир Зайцев Александр Хинштейн белән видеоэлемтә вакытында ямьсез итеп аты-юлы белән сүгенгән. Төбәк башлыгы чиновникка Любимовка авылында су белән өзеклекләргә шикаятьләр турында сорау бирә. Әмма Зайцевтан: “Да ******** ты на *** отсюда” дигән пычрак сүгенүле сүзләр ишетелә.  

Ахырда Зайцев начар элемтә аркасында губернаторның соравын ишетмәвен, микрофоны эшләмәвен һәм сүгенү сүзләре кабинеттагы икенче кешегә әйтелгәнлеген аңлата.

Техник проблемалар хәл ителгәч, район башлыгы су белән мәсьәлә буенча хисап тоткан. Хинштейн исә чиновникның тәртибе турында соңрак сөйләшербез, дигән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас